Artwork

Content provided by Tatarstan Good News 1. All podcast content including episodes, graphics, and podcast descriptions are uploaded and provided directly by Tatarstan Good News 1 or their podcast platform partner. If you believe someone is using your copyrighted work without your permission, you can follow the process outlined here https://ro.player.fm/legal.
Player FM - Aplicație Podcast
Treceți offline cu aplicația Player FM !

Татар теле - "Гайсәнең үлеме" .mp4

1:45
 
Distribuie
 
Manage episode 389071860 series 3536915
Content provided by Tatarstan Good News 1. All podcast content including episodes, graphics, and podcast descriptions are uploaded and provided directly by Tatarstan Good News 1 or their podcast platform partner. If you believe someone is using your copyrighted work without your permission, you can follow the process outlined here https://ro.player.fm/legal.

Татарский язык - "Смерть Иисуса".mp4 / Tatar Language - "Death of Jesus".mp4
ИШАГЫЙЯ 52 - Раббының газап чигүче колы

13Раббы болай ди: «Менә, Минем колым уңышка ирешер, дәрәҗә казаныр, мактаулы булыр, югары күтәрелер!

14Кайчандыр аңа карап бик күпләр шаккаткан иде: аның кыяфәте бозылган, кешенекенә охшамаган, килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.

15Әмма ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле, патшалар аның алдында тынып калачак! Дөрестән дә, кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк, ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк».
================
ИШАГЫЙЯ 53
1Без алып килгән хәбәргә кем ышанды? Раббы кулының көче кемгә ачылды?

2Раббы алдында ул – нәфис үлән, коры җирдәге тамыр кебек үсте; аның кыяфәтендә без сокланырлык матурлык та, бөеклек тә, безне җәлеп итәрдәй берни дә юк иде.

3Кыен күргән, чир-газап татыган ул адәм кешеләр нәфрәтенә дучар ителгән, алар тарафыннан читкә тибәрелгән иде; андый кешедән йөзне читкә борган кебек, аңа да нәфрәт белән карадылар. Безнең алда ул бернигә дә тормый иде.

4Ләкин ул безнең сырхауларны үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте. Без аны Аллаһы тарафыннан кыйналган, җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык,

5ул исә безнең җинаятьләребез аркасында тәненә җәрәхәт алды, гөнаһларыбыз аркасында кыйналды.

Аның җәзалануы безгә иминлек, җәрәхәтләре сихәтлек китерде.

6Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек – һәркайсыбыз үз юлында булды, ә Раббы барыбызның гөнаһларын аның өстенә өйде.

7Аны газапларга дучар иттеләр, әмма ул күндәмлек белән аларны кабул итте, авызын ачып берни дәшмәде;

чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман

һичбер аваз салмады.

8Тотып алып аны хөкем иттеләр. Аның язмышы турында кем уйлап торган?! Тереләр җиреннән ул тартып алынды, халкымның җинаятьләре аркасында үлемгә хөкем ителде.

9Каберне аңа яманнар арасында билгеләделәр – аның урыны бай кеше янында булды, гәрчә ул җәбер-золым кылмаса да, теле ялган сүз сөйләмәсә дә.

10Раббы аңа газап-сызланулар җибәрергә хәл кылды, кыйналуга дучар итте. Әгәр дә Син, Раббы, аның җанын гаеп йолу корбаны итсәң, ул үзенең токымын күрәчәк, озак яшәячәк, аның аша Раббы ихтыяры тормышка ашачак.

11Кичергән газаплардан соң ул яктылык күрәчәк, үз эшенең асылына төшенеп канәгатьләнү табачак. «Минем тәкъва колым күпләрне аклаячак, аларның гөнаһларын үз өстенә алачак, – ди Раббы. –

12Үзен үлем кулына тотып биргән, җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен, Мин аның урынын бөекләр арасында ясармын, һәм табышны ул көчлеләр белән бүлешер. Ул күпләрнең гөнаһын үз өстенә алды,

җинаятьчеләрнең яклаучысы, арадашчы булды».

  continue reading

42 episoade

Artwork
iconDistribuie
 
Toate episoadele

×
 
Loading …

Bun venit la Player FM!

Player FM scanează web-ul pentru podcast-uri de înaltă calitate pentru a vă putea bucura acum. Este cea mai bună aplicație pentru podcast și funcționează pe Android, iPhone și pe web. Înscrieți-vă pentru a sincroniza abonamentele pe toate dispozitivele.

Ghid rapid de referință